news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесенең муенсасын яңа танышы тартып алган

Участковый җинаятьченең шәхесен ачыклап, аны тоткарлый.

(Әләмт, 25 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 22 июльдә Әлмәт полиция бүлегенә 50 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ял итеп утырган вакытта яңа танышы аның алтын муенсасын өзеп ала һәм качып китә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул хәбәр иткәнчә, бер кичне ул шул көнне генә танышкан берәү белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырган була. Зыян күрүче җинаятьченең билгеләрен сурәтли алмаган.

Оператив-эзләү чаралары һәм видеокүзәтү камералары язмаларын карау барышында, участковый җинаятьченең шәхесен ачыклап, аны тоткарлый. Ул элек тә хөкем ителгән булган Югары Акташ авылында яшәүче 35 яшьлек ир булып чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot