news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесендә сугыш кирәк-яраклары тапканнар

Хәзер ир-атка карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Әлмәт, 31 гыйнвар, "Татар-инфом", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт кешесендә сугыш кирәк-яраклары тапканнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

22 гыйнвар көнне полиция хезмәткәрләре аның өендә тентү уздыра. Тентү барышында алар биредә винтовка һәм автоматтан ату өчен кулланыла торган төрле калибрдагы (5,6; 5,45; 7,62 мм) 62 патрон табып ала. Әлеге ир-атның аларны саклау өчен тиешле рөхсәт кәгазе булмый.

Хәзер 40 яшьлек ир-атка карата “Корал, сугыш кирәк-яракларын законсыз рәвештә сатып алу һәм саклау” маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot