Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт кешесенә сугыш кирәк-яракларын саклаган өчен 20 мең сум штраф салганнар
Аның фатирында винтовка, мылтык һәм автоматтан ату өчен кулланыла торган төрле калибрлы 62 патрон табып алганнар.
(Әлмәт, 25 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шәһәр суды әлмәтлене законсыз рәвештә сугыш кирәк-яракларын саклаган өчен 20 мең сумга штрафка тарткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, хөкем ителүче хәрби патроннарны районның бер бистәсендә яшәүчедән сатып алган була. Агымдагы елның гыйнвар аенда полицейскийлар аның фатирында тентү үткәргән. Алар фатирда винтовка, мылтык һәм автоматтан ату өчен кулланыла торган төрле калибрлы 62 патрон табып алган. Ир-ат аларны өендә тиешле рөхсәтсез саклаган була.
Аны "Утлы коралны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау" маддәсе буенча хөкем иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз