news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесе юынтык суны үзәк системага агызганда тоткарланган

Хокук бозган зат тиешле матдә нигезендә административ җаваплылык тотачак.

Әлмәт кешесе юынтык суны үзәк системага агызганда тоткарланган
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Әлмәттә яшәүче бер кеше агынтыларны су белән тәэмин итү системасына агызырга уйлаган булган. Әмма аның бу омтылышы техникага арест салу белән төгәлләнгән. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экология министрлыгының  Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары коммуналь хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә ассенизацион машинаны хокук бозу урынында тотты. Әлеге урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре белән берлектә техникага арест салынды һәм, хокук бозу очрагы ачыкланганчыга кадәр, машина штраф туктатылышына озатылды.

Эшкә кагылышлы барлык материаллар Әлмәт районы хокук саклау органнарына тапшырылды. Хокук бозучы зат РФ КоАП 7.20 ст. ("Су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системаларына үзирекле рәвештә тоташу") буенча административ җаваплылыкка тартылачак, диелә министрлык хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100