Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе туганының гаиләсен атып үтергән
Фаҗигане тикшерү дәвам итә.
(Әлмәт, 26 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 25 декабрь көнне Ульяновск шәһәрендә 48 яшьлек хатын-кыз, аның ике кызы һәм бер ир-атның үле гәүдәсен табып алалар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Фаҗига булган вакытта ата кеше өйдә булмаган. Моннан тыш, үлгән ханымның 17 яшьлек улы хастаханәгә озатылган. Аның җилкәсе яраланган була.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Төп версия буенча, һәлак булган хатын-кызга кунакка Әлмәттән 38 яшьлек туганы килгән була. Ул фатирдагы гаилә әгъзаларын, аннан үзен атып үтерә. Фаҗигане тикшерү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз