Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе социаль челтәр аша үзендә булмаган товарларны саткан
Сатып алуның төп шарты – бөтен сумманы алдан түләү була.
(Әлмәт, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт егете чит ил машиналарына запчастьләр сату турындагы игъланны социаль челтәрләрнең берсендә урнаштыра. Бу турыда җирле басма яза.
Ул интернеттан чит фотолар табып, булмаган товарга бәяләр куеп чыга. Сатып алуның төп шарты – бөтен сумманы алдан түләү була. Заказ бирүчеләр югарыда әйтелгән шарт буенча акчаны түләү хисабына күчергән. Ләкин товар сатып алучыларга барып җитмәгән.
Агымдагы елның май аенда әлмәтле Уренгой кешесенә 6000 сумлык, ә Тамбов һәм Түбән Тагил кешеләренә 35 000 сумлык товар “сатып җибәрә”. Хәзер 21 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше кузгатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз