news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесе наркотик матдә саклаган өчен хөкем ителгән

Эш материаллары буенча, ир-ат интернет аша 0,29 грамм авырлыктагы “синтетика”ны 1200 сумга сатып ала.

(Әлмәт, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Наркотик саклаган өчен шәһәр суды Әлмәт кешесен ике елга колониягә хөкем иткәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Эш материаллары буенча, ир-ат интернет аша 0,29 грамм авырлыктагы “синтетика”ны 1200 сумга сатып ала. Ул төргәкне күрсәтелгән адрес буенча урнашкан йортның подъездыннан барып ала. Аның күпмедер өлешен ул урында ук куллана.

Моннан тыш, биредә ул тагын 0,87 грамм авырлыктагы төргәккә тап була. Полиция хезмәткәрләре аны шул ук көнне тоткарлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot