news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесе мошенникларга 700 мең сум акча күчергән

Шалтыратучы Әлмәт кешесенә элек сатып алынган сыйфатсыз биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә иткән.

Әлмәт кешесе мошенникларга 700 мең сум акча күчергән
архив

(Әлмәт, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт полиция бүлегенә өлкән яшьтәге ир-ат мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булганын сөйләгән. Ул компенсация алам дип, мошенникларга 700 мең сум акча күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Билгесез зат зыян күрүченең өй телефонына шалтыратып, үзләрен Мәскәүнең финанслар өлкәсе хезмәткәткәрләре дип таныштырган.

Шуннан соң шалтыратучы Әлмәт кешесенә элек сатып алынган сыйфатсыз биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә итә. Тик әлеге акчаларны алу өчен Әлмәт кешесе дәүләт пошлинасын түләргә тиеш булган. Нәтиҗәдә, пенсионер мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 700 мең сум акча күчергән.

Ләкин вәгъдә иткән компенсация килмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100