news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесе мошенникларга 300 мең сумнан артык акча күчергән

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

(Әлмәт, 21 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 18 декабрь көнне полиция бүлегенә 58 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә. Ул ханым мошенникларга 300 мең сумнан артык акча күчергән. Бу турыда җирле басма яза.

Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, 6 декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр әлеге ханымга билгесез кешеләр шалтыратып сатып алынган дарулар өчен аңа компенсация түләнергә тиеш дип хәбәр итә.

Аферистларга ышанган әлмәтле алар хисабына 322 мең сум акча күчерә. Ләкин вәгъдә иткән компенсация аңа барып җитми, шалтыратучылар да элемтәгә керми.

Соңрак полиция хезмәткәрләре әлеге телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуын ачыклыйлар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot