news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесе мошенникларга 100 мең сумнан артык акча күчергән

Әлеге факт нигезендә "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

(Әлмәт, 6 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полиция бүлегенә мошенниклар корбаны булган 55 яшьлек Әлмәт районы кешесе мөрәҗәгать итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Зыян күрүче хәбәр иткәнчә,1 августта аңа бер хатын-кыз шалтыратып үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Ул әлмәтлегә билгесез затлар аның банк хисабындагы акчаның бер өлешен алганын әйтә һәм мондый хәл башка кабатланмасын өчен барлык акчаларын да резерв хисабына күчерергә тәкъдим итә. Беркатлы ир-ат аның барлык таләпләрен дә үтәгән. Нәтиҗәдә әлмәтле 143 мең сум акчасыннан колак каккан.

Әлеге факт нигезендә "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Ә аферист ханым шалтыраткан номерның Мәскәүдә теркәлүе ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100