news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесе машинасы белән бергә янган, дүрт бала ятим калган

Ул Татарстаннан читтә юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

 (Әлмәт, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Татарстаннан бер кеше республикадан читтә юлда транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хәл Самара-Уфа-Чиләбе юлында Башкортстанның Туймазы районында булган. Фаразларга караганда, «Опель Астра» зур тизлектә «МАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядән соң җиңел машинага ут капкан, рульдә булган 32 яшьлек ир кеше машина белән бергә янган. Кайбер чыганакларга караганда, шофер Әлмәттән булган. Аның дүрт баласы ятим калган, аларның икесе 2016 елда туган. Аянычлы үлемгә китергән вакыйганың сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла, диелә “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot