news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесе, кредит буенча бурычлары булу сәбәпле, туй сәяхәтенә бара алмаган

Аэропортта 24 яшьлек ир-атның кредит буенча 37 мең сум бурычы җыелуы ачыкланган, шуның аркасында аны чит илгә чыгармаганнар.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт кешесе, кредит буенча бурычлары булу сәбәпле, туй сәяхәтенә бара алмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Федераль суд приставлары хезмәте ТР буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Әлмәттә яшәүче яшь пар туй сәяхәтенә барырга карар кылган. Аэропортта 24 яшьлек ир-атның кредит буенча 37 мең сум бурычы җыелуы ачыкланган, шуның аркасында аны чит илгә чыгармаганнар. Нәтиҗәдә, хатыны чит илгә үзе генә китеп барган.

Ир-ат бу хакта Әлмәттәге суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм бурычын тулысынча түләгән. Шуннан соң гына аңа чит илгә чыгарга рөхсәт биргәннәр.

Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, әҗәтегез бармы-юкмы икәнлеген Федераль суд приставлары хезмәте сайтындагы «Башкарма производстволар мәгълүматлар банкы» бүлегендә яки Федераль суд приставлары хезмәтенең мобиль кушымтасында тикшереп була. Шулай ук сервис аша онлайн режимында җыелган бурычны түләргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot