Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы җинаять кылуда гаепләнә
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, әмма күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Җинаять эше судка тапшырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 33 яшьлек Әлмәт кешесенә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Аңа РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләү белдерелә.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2015-2016 елларда ул социаль челтәрләрнең берсендә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малайның ялган битләрен ачкан. Шулар ярдәмендә ир-ат 10-14 яшьлек балалар белән таныша һәм интернет ярдәмендә аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылырга керешә. Аның гамәлләреннән барлыгы 56 бала (шуларның 51е – кызлар, 5се – малайлар) зыян күргән.
Гаепләнүченең җинаятьчел эшчәнлегенә зыян күрүчеләрнең берсенең әнисе кызын шәрә килеш үз-үзен фотога төшергән чагында күргәннән соң чик куелган. Кыз барысын да сөйләп биргән һәм җинаятьче кулга алынган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, әмма күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Җинаять эше судка тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз