Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе балаларны сыйлау өчен кибеттән шоколад урлаган
Ир-ат үзе полициягә мөрәҗәгать иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлмәт, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт кешесе балаларны сыйлау өчен кибеттән шоколад урлаган. Суд өч шоколад урлаган ир-атка 300 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгән. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Әлеге хәл агымдагы елның 6 августында Җәлил урамындагы кибетләрнең берсендә була. Сатучы ир-атның киштәдән шоколад кыстырып чыгып киткәнен күреп ала. Тик аны шунда ук тоткарлый алмыйлар.
Командировкадан әйләнеп кайткач, ул аны эзләүләрен белеп, үзе полициягә мөрәҗәгать иткән.
"Балаларга кунакка бардым, алар янына буш кул белән барып булмый бит инде", - дип аңлаткан ир суд залында үз гамәлен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз