Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе акчасын саклыйм дип, 78 меңнән колак каккан
Зыян күрүче банк хезмәткәре белән сөйләшә дип уйлап, аның бөтен таләпләрен үти.
(Әлмәт, 31 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 29 июльдә полиция бүлегенә 35 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә. Ул үзенең мошенниклар корбаны булуын хәбәр итә. Аның картасыннан 78 мең сум акчасын алганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Аның сүзләре буенча, 26 июльдә аңа билгесез берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра.
Ул аның банк картасыннан санкцияләнмәгән акчалар күчерелүен әйтә. Бу хәл кабатланмасын өчен ул әлмәтлегә акчаны резерв счетына күчерергә тәкъдим иткән. Әмма моның өчен банк картасы реквизитларын атавын сорый. Зыян күрүче банк хезмәткәре белән сөйләшә дип уйлап, аның бөтен таләпләрен үти. Бернидән дә шикләнмичә, ханым картаның реквизитларын әйтә. Соңыннан аның исәбеннән 78000 сум акча юк була.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз