news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесе абыйсына пычак белән кадаган

Шикләнелгән зат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

(Әлмәт, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 6 ноябрь көнне бәйрәм итеп утырган вакытта ике туган арасында низаг килеп чыга һәм аларның берсе икенчесенә пычак белән кадый. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күкрәге яраланган 52 яшьлек ир-атны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә салганнар. Шикләнелгән зат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Бүгенге көндә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатырга уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot