news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесе 200 мең сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән

51 яшьлек хатын-кызга түбәнәйтелгән ставка белән ташламалы ипотека алырга ярдәм тәкъдим иткәннәр.

(Әлмәт, 1 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 27 апрель көнне полиция бүлегенә 51 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать иткән. Алданган хатын-кыз 200 мең сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул хәбәр иткәнчә, 5 марттан алып 20 апрельгә кадәр аңа үзләрен кредит бүлеге хезмәткәрләре дип таныштыручы билгесез затлар шалтыратып, түбәнәйтелгән ставка белән ташламалы ипотекага алырга ярдәм тәкъдим иткәннәр.

Моннан тыш, алар күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерергә вәгъдә бирә. Моңа ышанган ханым алар хисабына 223 мең сум акча күчерә. Соңрак ул аферистлар корбаны булуын аңлап ала. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot