news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт каратистлары республика беренчелегендә җиңүгә иреште

Чемпионатта бөтен Татарстаннан 300 гә якын спортчы катнашты.

(Әлмәт, 3 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Зәй шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Чемпионатта бөтен Татарстаннан 300 гә якын спортчы катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу ярышларда Р. Сарманов җитәкчелегендәге “Иппон” клубы спортчылары да югары нәтиҗәләргә иреште.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Камилла Вәлиева һәм Милена Асабина яулады. Икенче урынны Вадим Тураев һәм Арыслан Әхмәдиев алды. Өченче урынга Валерия Власова, Айвар Сафиуллин, Илзирә Зиннурова, Самира Нәҗипова һәм Илдар Зиннуров лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot