news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт каратистлары җиңү белән кайтты

Беренчелектә 300 дән артык спортчы көч сынашты.

(Әлмәт, 27 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 24 мартта Яр Чаллы шәһәрендә каратэ буенча шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты уздырылды. Бу ярышларда Әлмәт данын каратэ клубында шөгыльләнүче 22 спортчы яклады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чемпионатта катнашырга Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән спортчылар килгән иде. Беренчелектә 300 дән артык спортчы көч сынашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә әлмәтлеләр уңышлы гына чыгыш ясап, призлы урыннарга ия булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot