Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт көрәшчесе Ингушетиядән көмеш белән кайтты
Татарстан җыелма командасы составында Әлмәтнең олимпия резервындагы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче дүрт яшүсмер чыгыш ясады.
(Әлмәт, 16 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт көрәшчесе Гадел Сираҗетдинов Ингушетиядән көмеш белән кайтты, дип яза җирле басма.
Грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге 8-12 февральдә узды. Ярышларда илебезнең төрле төбәгеннән килгән 18 яшькә кадәрге 423 спортчы катнашты. Татарстан җыелма командасы составында Әлмәтнең олимпия резервындагы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче дүрт яшүсмер чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Гадел 45 кг авырлык категориясендә икенче урынны яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз