news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт көрәшчеләре Татарстан Республикасы кубогына ия булды

Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең зурлар командасы көмеш призер булды.

(Әлмәт, 31 октябрь, "Татар-информ","Әлмәт таңнары"). Грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышларда яшүсмерләр командасы Татарстан Республикасы кубогына лаек булды, дип яза җирле басма.

26-27 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә яшүсмерләр һәм зурлар арасында  ярышлар уздырылды. Ярышларда Татарстаннан 10 яшүсмерләр командасы (110 көрәшче) һәм 5 зурлар командасы (50 көрәшче) катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең зурлар командасы көмеш призер булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot