news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт көрәшчеләре республика турнирында җиңгән

70 килограмм авырлыктагы категориядә беренче урынны Искәндәр Гарифҗанов алган.

(Әлмәт, 26 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Азнакай шәһәрендә ир-егетләр арасында татар-башкорт көрәше буенча VI республикакүләм турнир узды. Ярышларда әлмәтлеләр сынатмады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнир Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре,Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Солтанов Инсаф Сәет улы истәлегенә багышланган булган. Ярышта Татарстаннан 120 спортчы катнашкан. Әлмәт җыелма командасы составында Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә тәрбияләнүче алты бала да булган. 

70 килограмм авырлыктагы категориядә беренче урынны Искәндәр Гарифҗанов алды. 45 килограмм авырлыктагы категориядә өченче урында - Булат Москов. Алар тренер Рузиль Ганиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot