Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт күленә "морж"лар җыелды
Әлмәт шәһәре күлендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап “Җиңүгә кадәр йөзәргә” Бөтенроссия акциясе кысаларында марафон йөзүе башланды.
(Әлмәт, 26 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәт шәһәре күлендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап “Җиңүгә кадәр йөзәргә” Бөтенроссия акциясе кысаларында марафон йөзүе башланды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Әлеге акциядә катнашырга республикадан тыш Уфа, Можга “морж”лары да килде. Бозлы суга беренче булып “Айсберг” клубына җитәкчелек итүче 80 яшьлек Михаил Землянов керде. Эстафетада катншучы өлкәннәр һәм балалар шактый иде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да дистанцияне узды. Җиңү көненә багышлап, мылтык сүтеп-җыю, солдат боткасы ашау кебек чаралар да узды биредә. Шәһәр күлендәге бәке тәүлек дәвамында буш тормаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз