Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт ислам мәдрәсәсендә дипломнар тапшырылды
Урта һөнәри дини белем алу турындагы документка бу көнне 29 студент ия булды.
(Әлмәт, 4 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ислам мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге чыгырылышына тантаналы шартларда дипломнар тапшырылды, дип яза җирле басма.
Урта һөнәри дини белем алу турындагы документка бу көнне 29 студент ия булды. Аларны Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, Әлмәт ислам мәдрәсәсе директоры Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов котлады һәм алган белемнәренең традицион исламны үстерүгә юнәлтүләрен теләде. Чыгарылыш студентлары үз чиратларында директорга һәм укытучылар коллективына рәхмәтләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз