news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт ишегаллары, подъездлары тикшерелә

Муниципаль конкурска йомгак мартта ясала

  (Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ). Әлмәт каласында “Чәчәктә утыручы ишегалды”, “Чәчәктә утыручы балкон”, “Иң яхшы подъезд”, “Иң яхшы ишегалды җыештыручысы” конкурсы быел да дәвам итә. Анда катнашырга теләк белдергәннәрнең эшен комиссия көз көне тагын бер тапкыр карап чыкты.

Комиссия әгъзалары өч көн дәвамында ишегалларында, подъездларда булды. Күпчелек ишгеллары әле һаман да шау чәчәктә утыра. Тырышлар йорт яннарын төрле архитектур фигуралар белән дә бизәгән. Шул ук вакытта арада көзге чәчәкләр утыртырга онытучылар да күзәтелде. Ишегалды җыештыручыларның кышын ничек эшләүләренә дә бәя биреләчәк. Барлык номинация буенча җиңүчеләр киләсе ел март аенда бүләкләнәчәк, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot