Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт ипподромы тарихында үзенчәлекле бүләк уйнатылды
6 нчы заездда атлар Әлмәтнең 65 еллыгы призы өчен ярышты.
(Әлмәт, 15 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Җәйге стартлар» ат спорты буенча ярышлар булып узды, дип яза җирле басма.
Программа 7 заезд, 5 чабышны үз эченә алды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан 90 нан артык спортчы катнашты. Бу юлы ипподром тарихында беренче тапкыр «TatneftDerby» призы да уйнатылды. Аның өчен Татарстанның иң яхшы өч яшьлек, саф токымлы атлары көрәште. 2000 метр араны узып, Әлмәт тарихында беренче дербист булып Казанның «Тимерхан» клубыннан Суит Энд Флит аты танылды. 6 нчы заездда атлар Әлмәтнең 65 еллыгы призы өчен ярышты. 1600 метр дистанциядә иң яхшы күрсәткеч Кольт Дойс аты белән узышкан Кәләйдә яшәүче Николай Спиридонов булып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз