Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт инспекторы 46 шоферны таныклыксыз калдырган
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, полиция сержанты Андрей Саушкин һәм Ринат Маннапов «Иң яхшы экипаж» исеменә лаек булдылар.
(Әлмәт, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт инспекторы 46 шоферны таныклыксыз калдырган, дип яза җирле басма.
2017 елның икенче кварталы йомгаклары буенча Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, полиция сержанты Андрей Саушкин һәм Ринат Маннапов «Иң яхшы экипаж» исеменә лаек булдылар. Алар өч ай эчендә алты җинаятьне фаш иткәннәр, 3139 хокук һәм юл кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаганнар. Мондый күрсәткеч бөтен республикада юк! Шулай ук исерек килеш руль артына утырган 46 шоферны тотканнар. Аларга ЮХИДИ ветераннарының Татарстан төбәкара берләшмәсе тарафыннан акчалата премия тапшырылды.
Әйтергә кирәк, әлеге бәйге ЮХИДИ инспекторларының эшен тагын да популярлаштыру һәм бу һөнәрнең абруен күтәрү өчен инде берничә ел рәттән уздырылып килә. Андрей Саушкин үз һөнәрендә әле өченче ел гына. Тәртипсезлеккә һәм хокук бозу очракларына битараф булмавы аны иң яхшы экипаж итеп таныткан. Гадел, тырыш һәм үзсүзле булганы өчен аны хезмәткәрләре дә хөрмәт итә.
– Юлда хокук бозу очракларына берничек тә битараф калып булмый. Аеруча ял көннәрендә шоферлар ирәя, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырырга да оялмыйлар. Ә бит күпме юл һәлакәтләре һәм аянычлы фаҗигаләр шуның өчен килеп чыга? -дип сөйләде Андрей. - Тизлекне арттыру да күп кенә юл һәлакәтләренә сәбәпче була. Юлларда сак һәм игътибарлырак йөрергә кирәк дияр идем шоферларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз