news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт имамнарын бердәм эшләргә чакырдылар

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеттә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашында район имамнары җыелышы узды.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Кичә Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашында район имамнары җыелышында Әлмәт имамнарын бердәм эшләргә чакырдылар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Рөстәм хәзрәт имамнарның Диния нәзарәте Уставында каралган таләпләрдән чыкмыйча, бердәм рәвештә традицион исламны үстерергә кирәклеге турында чыгыш ясады, мәчетләргә йөрүчеләрнең гыйбадәт кылуларны хәнәфи мәзһәбе буенча үтәвен таләп итте. Җыелышта шулай ук татар телен саклау һәм аны үстерү мәсьәләләреннән дин әһелләренең читтә тормавы соралды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәтнең еллык хисабы белән таныштырган. Имамнар тарафыннан финанс отчеты бертавыштан расланган.  

Әлеге чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфлятунова, ТР Президенты аппараты вәкиле Рәмис Хисмәтуллин катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot