news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт икмәк заводы хезмәт хакы буенча бурычын түләде

Тикшерү күрсәткәнчә, оешма җитәкчелеге хезмәткәрләренә 936 000 сумлык әҗәтен түләде.

(Әлмәт, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт икмәк заводы хезмәт хакы буенча бурычын түләде. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу турыда җирле басма яза.

Уңай якка үзгәреш халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссиясе катнашканнан соң була.

Тикшерү күрсәткәнчә, оешма җитәкчелеге хезмәткәрләренә 936 000 сумлык әҗәтен түләде. Компаниянең төп эшчәнлеге булып икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләрен җитештерү тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot