news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт иң куркынычсыз өч шәһәр исемлегенә кертелде

"Закон территориясе" бәйгесендә әлмәтлеләр тагын 3 номинациядә җиңүче дип табылды.

(Әлмәт, 4 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында "Закон территориясе"» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр арасында Әлмәт тә бар, дип яза җирле басма.

Бәйгедә быел республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 157 гариза кабул ителгән. Шуларның 35 е иң яхшылар дип табылган. Атап әйткәндә, Әлмәт иң куркынычсыз өч шәһәр исемлегендә исәпләнә. Лауреатларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

«Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә район башлыгы Айрат Хәйруллин 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Беренче урында – Чаллы мэры Наил Мәһдиев, икенче урында – Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин.

Әлеге бәя – хокук бозуларны профилактикалау һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшчәнлек нәтиҗәсе. Соңгы берничә елда Әлмәттә җәмәгать тәртибен бозуларны киметүгә этәрүче программалар гамәлгә кертелде һәм уңышлы тормышка ашырыла башлады. Шуларның берсе – «Куркынычсыз шәһәр» системасы. Аның кысаларында бүген төрле урыннарда 3378 камера урнаштырылган.

Хокук тәртибен саклау пунктларының да файдасы зур. Алар бездә 3 ел дәвамында эшли. Ел башында барлыгы 27 кеше бу юнәлештәге эшчәнлеккә җәлеп ителгән булса, хәзер алар саны 39. Июнь аена алар тарафыннан 400 дән артык тәртип бозу очрагы ачыкланган. Быел 20 еллыгын билгеләп узучы «Форпост» яшьләр хәрәкәте дә җәмәгать тәртибен саклауга үз өлешен кертә. Биредә 2500 кеше исәпләнә.

«Закон территориясе» бәйгесендә әлмәтлеләр тагын 3 номинациядә җиңүче дип табылды. «Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» «ТаграС-ЭнергоСервис»тан Артем Горланов, «Шәхси сак предприятиеләрен җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен» «Татнефть-Охрана»дан Юрий Трощенко 2 нче урынны алды. «Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен» «Форпост»тан Фәнис Киреевка 3 нче урын бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot