news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт хоккейчысын Россия җыелма командасына чакырдылар

Россия һәм Чехия җыелма командаларының матчлары Пршибрамның кышкы стадионында 11,12 һәм 13 октябрь көннәрендә узачак.

(Әлмәт, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Россиянең юниорлар җыелма командасы Чехиянең Пршибрам шәһәренә килеп җитте. Биредә алар җирле команда белән иптәшләрчә матч уздырачак, дип яза җирле басма.

Россия һәм Чехия җыелма командаларының матчлары Пршибрамның кышкы стадионында 11,12 һәм 13 октябрь көннәрендә узачак.

Владимир Филатов командасы составында Чехиягә 27 хоккейчы юл алды. Алар арасында Әлмәт хоккей мәктәбенең укучысы, “Спутник” командасы һөҗүмчесе Айдар Нәҗметдинов та бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot