news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт хоккейчылары “Рус классикасы”нда самавыр җиңделәр

“Нефтяник” хоккей командасы Башкортстанның “Торос”ын җиңде.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Әлмәттә Югары хоккей лигасы кысаларында “Рус классикасы” матчында “Нефтяник” командасы самавыр җиңде.

Әлмәтнең “Нефтяник” хоккей командасы Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән “Торос” командасына каршы уйнады. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды һәм җиңүче командага бүләккә самавыр бирелде.

  • “Рус классикасы” – 2012 елдан бирле сезонга бер тапкыр Югары хоккей лигасы командаларының ачык бозда үткәрелә торган уеннары. Быел “Рус классикасы”ның җиденче матчы Татарстанда Әлмәт шәһәрендә узды.

Моңа хәтле “Рус классикасы” матчларында һәрвакыт боз хуҗалары җиңелә торган булган, быелгы боз хуҗалары – Әлмәт хоккейчылары кунакларга җиңәргә мөмкинчелек бирмәделәр.

Беренече период. Унынчы минутта “Торос“ уенчысы Глеб Кузьмин, алка кертеп, исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Унөченче минутта, “Нефтяник” күпчелектә уйнаганда, Ленар Мансуров исәпне тигезләштерә алды (1:1). Унҗиденче минутта Илья Баранов алка кертте һәм “Торос” яңадан алга чыкты (1:2).

Өченче период. Унбишенче минутта Михаил Мокин күпчелектә “Нефтяник” өчен гол кертте, исәп тигезләште (2:2).

Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, өстәмә вакыт – овертайм бирелде. Овертаймда алкалар кермәде, хоккейчыларга буллитлар бәрергә туры килде. Буллитлар бәрү сериясендә “Нефтяник”командасы җиңде (3:2).

Командалар составы:

“Нефтяник”:
Смирягин (Филоненко);
Лебедев – Адамчук – Воеводин, Демидов – Сумин;
Альшевский С. – Хамидуллин – Мокин, Альшевский Я. – Янсонс;
Хапов – Теряев – Мансуров, Ляпустин – Сәлахов;
Камнев – Ястребков, Насыйбуллин.

“Торос”:
Федотов (Циркюль);
Гиматов – Пименов – Голованов, Бочков – Петрищев;
Баранов – Бусаров – Чернов, Рогов – Воронин;
Дубровский – Бобылев – Лукин, Грязев – Банников;
Скориков – Гордеев – Кузьмин, Цулыгин – Шәкүров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100