news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт хоккейчылары “Изгелек синең кулыңда” хәйрия акциясендә катнашкан

“Фастфуд” сатудан кергән акча ярдәмгә мохтаҗ балаларга җибәрелгән.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт хоккейчылары “Изгелек синең кулыңда” дигән хәйрия акциясендә катнашкан. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итә.

«Нефтяник» командасы капитаны Алексей Широков, аның ассистентлары Андрей Демидов һәм Максим Хапов бу ялларда шәһәрнең бер ресторанында сатучы ролен башкарган. Шәһәр халкы өчен бу зур тамашага әверелгән. Теләге булганнар хоккейчылар белән фотосурәткә дә төшә алган. “Фастфуд” сатудан кергән акча ярдәмгә мохтаҗ балаларга җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot