Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт хастаханәсе “Иң яхшы перинаталь үзәк” исеменә лаек булды
Семинарны ачу тантанасы кысаларында “Идел буе федераль округының акушер-гинеколог профилендәге иң яхшы медицина оешмасы" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
(Әлмәт, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәткән өчен Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе “Иң яхшы перинаталь үзәк” номинациясендә җиңүче булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
15-17 ноябрь көннәрендә Казанда VI Бөтенроссия "Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары" семинары узды. Семинарда Россиянең алдынгы акушер-гинекологлары катнашты.
Семинарны ачу тантанасы кысаларында “Идел буе федераль округының акушер-гинеколог профилендәге иң яхшы медицина оешмасы" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бу бәйгедә Оренбург, Саратов, Киров өлкәләреннән, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан республикаларының учреждениеләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз