news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт халкы акчаларын банкларга күбрәк сала башлаган

Шәһәр банклары тарафыннан халыкка 7101 кредит бирелгән

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Әлмәттә шәһәр банкларында бүген 32 миллиард 901 миллион 663 мең сум акча бар. Үсеш узган елның 1 июленә карата 11,4 процент тәшкил итә. Халыкның салган акчасы 27,7 миллиард сум. Үсеш 10,4 процент булган.

Акчаларын долларларда (109 млн 936 мең доллар, үсеш - 8,2%), еврода (32 млн 521 мең евро, үсеш - 20,6%) саклаучылар да бар.

Шәһәр банклары тарафыннан халыкка 7101 кредит бирелгән. Бу 2407 миллион сум дигән сүз. 949 кредит торак сатып алуга, 130 кредит автотранспорт өчен алынган, дип санаган “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot