news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт гимназиясе укучылары архивта 30 нчы еллардагы хуҗалык кенәгәләрен күреп гаҗәпләнде

Быел республикада дәүләт архив хезмәте төзелүгә 100 ел.

(Әлмәт, 10 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Архивларда безнең тарих, бәһаләп бетергесез хәзинә саклана. Татар гимназиясе укучылары Әлмәт архив бүлегендәге истәлекле һәм мөһим документлар белән танышу мөмкинлегенә ия булды, дип яза җирле басма.

Быел республикада дәүләт архив хезмәте төзелүгә 100 ел. Әлмәттә архив хезмәте район белән яшьтәш. Ул 1930 елда оештырыла. Биредә нинди генә документлар юк. Архивның ишеге ябылып тормый. Гадәттә бирегә гозер белән, теге яки бу документның күчермәсен сорап мөрәҗәгать итәләр. Архив хезмәтендә татар гимназиясенең 7б сыйныфы укучылары экскурсиядә булды. Архив бүлеге начальнигы Әлфия Зарипова һәм беренче категорияле белгеч Ирина Голубева балаларны фонд белән таныштырды. Кайбер укучылар әти-әниләре, әби-бабайларының туган авылларының 30 нчы еллардагы хуҗалык кенәгәләрен күреп гаҗәпләнде. Алар шулай ук шагыйрә һәм язучы Саҗидә Сөләйманованың кулъязмаларын да карадылар. Шулай ук районда чыккан газеталар да аларда кызыксыну уятты.

news_right_1
news_right_2
news_bot