Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт газетасының махсус чыгарылышы космоска озатылган
Байконур космодромыннан старт алган “Союз МС-07” җибәрү чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәтнең “Знамя труда” газетасының махсус чыгарылышы космоска юл алды. Халыкара космик станциягә басманы Россия космонавты Антон Шкаплеров, шулай ук Америка һәм Япония астронавтлары Скотт Дэвид Тингл һәм Норисигэ Канаи алып барып җиткерәчәк. Бу хакта Instagramда novosti_almet аккаунтында хәбәр ителә.
“Йолдызларга табан алга!!!” диелгән Инстаграмдагы рәсем янында.
"Татар-информ" WorldSkills хәрәкәте әләме Халыкара космик станциягә җибәрелүе турында хәбәр иткән иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills әләмен космоска җибәрү безнең ил өчен истәлекле вакыйга дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз