news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт гүзәле «Mrs. World Russia 2018» бәйгесендә Татарстан данын яклый

Биредә җиңү яулаган гүзәл затка тагы да мәртәбәле булган «Миссис Мира» халыкара конкурсына юллама биреләчәк.

(Әлмәт, 1 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт гүзәле «Mrs. World Russia 2018» бәйгесендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак, дип яза җирле басма.

Июнь аенда Краснодарда «Миссис Россия Мира – 2018» Бөтенроссия гүзәллек бәйгесенең финалы узачак. Әлмәтнең «Виктория» спорт клубы директоры, нәфис гимнастика буенча тренер Виктория Булатовага республика исеменнән чыгыш ясау бәхете елмайды. Биредә җиңү яулаган гүзәл затка тагы да мәртәбәле булган «Миссис Мира» халыкара конкурсына юллама биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot