news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт гүзәл затларын “Премьер-министр” төркеме котлады

Тантанада район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.

Әлмәт гүзәл затларын “Премьер-министр” төркеме котлады
almetyevsk.tatar.ru

(Әлмәт, 7 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Танылган “Премьер-министр” төркеменең чыгышы Әлмәт хатын-кызлары өчен көтелмәгән бүләк булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гүзәллек бәйрәме “Нефтьче" Мәдәният сараенда узды. Тантанада район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.

Район башлыгы гүзәл затларыбызга ихлас котлау сүзләрен җиткерде һәм районның төрле өлкәләре үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларга, шулай ук "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тамашачылар алдында сәнгать коллективлары, халык уен кораллары оркестры, инструменталь ансамбльләр чыгыш ясады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot