news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт фермерында сәер орлык табылган

Ул “Орлыкчылык турында”гы федераль законны бозган

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хәбәр итүенчә, Әлмәт районында яшәүче Хәсәнов КФХсында уздырылган тикшерү барышында фермерның сәер орлык саклавы ачыклана.
Экспертлар 2015 елгы уңыш өчен фермерда 5 тонна сабан бодае, 10 тонна арпа орлыгы барлыгын билгели, әмма алар документларга тәңгәл килми. Экспертлар орлыкларның сортлылыгын ачыклый алмаган. Шуңа бәйле фермер “Орлыкчылык турында”гы федераль законны бозган.
Хәсәновка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Билгеле вакыт эчендә ул орлык складын йогышсызландырырга тиеш, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot