news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт фермеры бытбылдыклар санын 2 меңгә җиткерергә планлаштыра

Әлегә фермерның 600 ләп баш бытбылдыгы бар.

 (Әлмәт, 29 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәре егетләре гаҗәпләндерүне дәвам итә. Сала кешеләре шәһәрдә эш эзләп йөргәндә алар авыл хуҗалыгы юнәлешендә үз бизнесларын ачып алып бара. Андрей Ерофеев та шундыйларның берсе, дип яза җирле басма.

Андрей Ерофеев 2012 елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе булып теркәлә һәм казлар үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Мәмәттә моның өчен ферманы арендага ала. Әмма каз асрау аның өчен керемле булып чыкмый. Сатуы бик авыр, ди ул. КФХ башлыгы төшенкелеккә бирелми, яңа юллар эзли башлый. Урсалы микрорайонында муниципалитеттан җир алып, бытбылдыклар тота башлый.

– Нигә бытбылдыкка тукталдыгыз дисезме? Ул икътисади яктан файдалы һәм табышлырак. Беренчедән, аларга әллә ни зур бүлмә кирәкми.

Аннан үзләренең яктылык режимы бар. 17 сәгать яктылык булса, шул җитә. Тулаем алганда, бытбылдык нәзберек кош түгел, – дип җавап кайтарды эшмәкәр.

Әлегә фермерның 600 ләп баш бытбылдыгы бар. Яңа елга кадәр аларның баш санын 2 меңгә җиткерергә планлаштыра. Бәйрәм алдыннан әлеге кош итенә аеруча сорау зур була икән. Йомыркасын сораучылар да арта. Бытбылдык йомыркаларын сату белән проблема күзәтелми. Андрей Ерофеев аларны эре сәүдә челтәре карамагындагы 14 кибеткә тапшыра.

Файдасын белгәннәр болай да мөрәҗәгать итәләр, заказлар бирәләр икән.

– Бытбылдыклар асрауны үземнең хоббием дип саныйм. Куяннарым да бар әле. Әгәр аңа сорау булса, шулай ук баш саннарын арттыруны күздә тотам. Гомумән, мин биредә цех ачар идем. Әлмәттән тыш Чаллы, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәген тәэмин итәргә мөмкинлегем бар, – дип планнары белән дә уртаклашты Андрей Александрович.

Барысы да арендага бирелгән җирне рәсмиләштерү белән бәйле. Шәһәр егете фазаннар үрчетү турында да хыяллана. Әйтүенчә, фазан асрауның авырлыгы юк, безнең климат, шартлар моның өчен кулай.

– Мин пионерлагерьның нәрсә икәнлеген белми үстем, каникулларым әби-бабай янында авылда үтте. Авыл хуҗалыгына мәхәббәт шунда уянды.

Цех ачылгач, биредә хәтта экскурсияләр дә оештырырга булачак. Шәһәр белән янәшә, еракка барырга кирәкми, табигате менә дигән. Инештә хәтта
форель балыклары да йөзә. Әйләнә-тирәдә шифалы үләннәр, иван чәй һәм башкалар үсә. Балаларда җиргә мәхәббәтне кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Әти әйтмешли, тәрбия сабый бишектә ятканда ук башланырга тиеш. Һәркем үз баласы, аның киләчәге хакында уйларга тиеш. Бүген исә интернет өстенлек итә, – диде 44 яшьлек фермер.

– Ә сез бытбылдык итеннән нәрсәләр әзерлисез? – дип тә кызыксындык азактан.

– Миңа аннан ясалган шашлык бик ошый. Шулай ук аны ыслыйбыз да. Гөмбә, алма белән эчен тутырып пешерсәң дә бик тәмле. Рецептлар бихисап, – дип сөйләде фермер.

news_right_1
news_right_2
news_bot