news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт фермерлары район форумы үткәрә

Әлмәт районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре катнашында конференция уза

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Әлмәт районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре катнашында конференция уза.
Хуҗалык итүнең кече формалары вәкилләре узган елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясаячак һәм 2010 елга бурычлар билгеләячәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, фермер хуҗалыкларының саны буенча (алар барлыгы 160) Әлмәт районы Татарстанда өченче урынны били. Узган ел дәвамында гына да районда 30 яңа фермер хуҗалыгы барлыкка килгән. Җир кишәрлекләренең зурлыгы буенча да Әлмәт районы фермерлары Татарстанның башка районнарындагы коллегаларын уздыра. Әгәр республика буенча һәр фермерга уртача 113 гектар җир туры килсә, Әлмәттә ул 118 гектар тәшкил итә.
Узган ел район фермерлары көчле корылык аркасында ашлыкны аз күләмдә җыеп алса да, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча алар шулай ук үз коллегаларыннан алда бара. Әгәр 2008 елда район фермерлары кабул итү пунктларына 30 мең тонна сөт озатса, 2009 елда ул өч тапкыр арткан. 2009 елда район фермерлары 3091 тонна терлек һәм кош ите саткан, бу да 2008 елга караганда күбрәк.




news_right_1
news_right_2
news_bot