news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт фермерлары Олег Сирота технологияләре буенча сыр җитештерәчәк

Әлмәт мэры Айрат Хайруллин “Русский пармезан” компаниясе җитәкчесе белән хезмәттәшлек урнаштыру турында килешкән.

(Казань, 8 декабря, "Татар-информ"). Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин Мәскәү өлкәсендәге “Русский пармезан” компаниясе җитәкчесе Олег Сирота белән очрашкан. Очрашу барышында район фермерлары белән хезмәттәшлек урнаштыру турында килешенгән. Бу хакта хәбәрне Айрат Хайруллин “Инстаграм”да урнаштырган.

“Әлмәт районы фермерлары белән азык-төлек кластерын үстерү кысаларында хезмәттәшлекне урнаштыру турында килештек #ЛюбимыйАльметьевск. Безгә сыр җитештерү тәҗрибәсен тупларга кирәк”, - дип язган Хайруллин.

Элек программист булып эшләгән Олег Сирота Мәскәү өлкәсендәге Истринский районында 2015 елның августында “Русский пармезан” сыр ясау компаниясен ачкан. Ул “пармезан белән бөтен Россияне туендырам" вәгъдәләре белән танылган иде. Ләкин аны җитештерү технологияләрендәге кыенлыклар аркасында әлеге төр сырны ясауны тормышка ашыра алмады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100