news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт фермасында сыерларга массаж ясыйлар

Тулаем тәүлеклек савым 30 000 литрны тәшкил итә.

Әлмәт фермасында сыерларга массаж ясыйлар
Ильнар Тухбатов/архив

(Әлмәт, 29 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Токарликов исемендәге сөт комплексында сыерлар өчен массаж сеанслары һәм музыкаль терапия уздыралар. бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу гамәлләр савым күләмен арттырырга мөмкинлек бирә икән. Фермада сыерларга классик музыка куялар. Шулай ук алар өчен тәүлек буе щеткалы массажер эшләп тора. Хайваннарга бары тик витаминнарга бай табигый терлек азыгы гына бирәләр.

Узган ел фермага Венгриядән нәселле терлекнең соңгы партиясе кайтартылган. Комплекста бозаулату бүлеге, ике сыер абзары, сөт блогы һәм өч бозау абзары бар. Махсус лабораториядә сөтнең сыйфаты тикшерелә. Фермада сыер саву, ашату процесслары автоматлаштырылган. Торбалар буенча килгән сөт суыткыч цехында урнашкан махсус савытка тутырыла. Терлек азыгын компьютер аша идарә итә торган махсус техника кертә.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 1500 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Тулаем тәүлеклек савым 30 000 литрны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot