Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт эшмәкәрләреннән норматив-хокукый актларны сатып алуга 2 мең сум акча сораганнар
Әлмәттә ялган Роспотребнадзор хезмәткәрләре булуы ачыкланган.
(Әлмәт, 17 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ялган Роспотребнадзор хезмәткәрләре сату-алу өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә шалтыратып тикшерү өчен кирәкле норматив-хокукый актларны сатып алуга 2 мең сум акча сораганнар, дип хәбәр итә Татарстан ведомство матбугат хезмәте. Әлеге шалтыратулар хатын-кыз тарафыннан башкарылган, дип яза җирле басма.
Агымдагы ел эчендә Татарстанда шундый 12 очрак теркәлгән. Моңа кадәр җинаятьчеләр Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләрендә эш иткән, дип ачыклап үтте ведомство. Мондый җинаять корбаны булмас өчен, эшмәкәрләргә планлы тикшерү расписаниесы белән территориаль идарә сайтында танышу зарур, дип билгеләп үтте Роспотребнадзор хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз