news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт эшмәкәрләренә яңа мәйдан төзелә

Проектның финанс ягын исә дәүләт ярдәме белән чишү күзаллана.

(Әлмәт, 1 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә кече бизнес өчен яңа мәйдан булдырылачак. Муниципалитет аның өчен 40 гектар җир бүлеп бирергә әзер, дип яза җирле басма.

Проектның финанс ягын исә дәүләт ярдәме белән чишү күзаллана. Шушы көннәрдә «Территория РОСТа» коворкинг-үзәгендә индустриаль парк проекты буенча фикер алыштылар. Яңа җитештерү юнәлешләрен җәелдерү өчен биредә коммуникацияләр уздыру, юллар төзү, яктырту җайланмалары белән тәэмин итү көтелә. Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча сектор мөдире вазифаларын башкаручы Венера Әхмәтова әйтүенә караганда, хәзер иң мөһиме, гомум концепцияне формалаштырып, эшмәкәрләр икътисад министрлыгы каршында бизнес-планны якларга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot