news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт эшмәкәрләре тиешсез вакытта сыра саткан өчен җавапка тартылган

Бу очрак спиртлы эчемлек сатуда кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау максаты белән үткәрелгән рейд вакытында ачыкланган.

(Әлмәт, 6 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт эшмәкәрләре тиешсез вакытта сыра саткан өчен җавапка тартылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре белән берлектә спиртлы эчемлек сатуда кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау максаты белән чираттагы рейд оештырган.

Аның барышында Әлмәт шәһәрендәге бер сәүдә ноктасында һәм Сөләй авылы кибетендә тиешсез вакытта сыра сатылганлыгы ачыкланган. Ике очрак буенча да алкоголь инспекциясе вәкилләре тарафыннан административ беркетмә тутырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot