Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт эшмәкәрләре тиешсез вакытта сыра саткан өчен җавапка тартыла
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан ике оешма исеменә административ беркетмә тутырыла.
(Әлмәт, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә тикшерү эшләре "Халык контроле"нә барып ирешкән шикаятьләр нигезендә башкарыла, дип яза җирле басма.
Әлмәттә 22.00 сәгатьтән соң законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату эшендә ике сәүдә йорты тотыла. С.Сөләйманова урамында урнашкан "Смак" кибетендә 22.00 сәгатьтән соң сыра сатылганлыгы ачыклана. Закон бозу очрагы М.Җәлил урамында урнашкан "Империя вкуса" кибетендә дә теркәлгән.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан бу ике оешма исеменә административ беркетмә тутырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз