Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт егетләре Казахстанда бокс турнирында җиңүгә ирешкән
Ярыш нәтиҗәләре буенча Илдан Шәңгәрәев 34 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга, Артем Бормотов 34 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады.

(Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 12-16 июнь көннәрендә Казахстанда дөнья чемпионы Нурболат Рысмаганбетов призына Халыкара бокс турниры булды. Әлмәт данын биредә “Девон-Юность” бокс клубы укучылары яклады. Әлмәтнең көчле спортчылары бу ярышларда да сынатмады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Турнирда 2005-2006 елгы егетләр көч сынашты.
Биредә Казахстан, Монголия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россиядән килгән 96 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Илдан Шәңгәрәев 34 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга, Артем Бормотов 34 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады.
Моннан тыш, Артем Бормотов яхшы техника һәм тактик әзерлек күрсәткәне өчен махсус кубок белән бүләкләнде.
Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз