news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт егетләре "Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы" булып танылган

Җиңүчеләр тарафыннан беренче яртыеллыкта 6 җинаять ачылган, 3265 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

(Әлмәт, 15 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре Денис Овчинников һәм Илнар Галимов 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы" республика бәйгесе җиңүчеләре булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторлары лейтенант Денис Овчинниковка һәм лейтенант Илнар Галимовка күчмә вымпелны һәм премиягә сертификатларны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе отставкадагы полковник Иван Гафуров тапшырды.

Җиңүчеләр тарафыннан беренче яртыеллыкта 6 җинаять ачылган, 3265 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган һәм административ җәза үтәүдән читләшкән 67 машина йөртүче тоткарланган.

Иван Мөбәрәкович Әлмәт ЮХИДИ бүлегенең барлык шәхси составына рәхмәтен белдерде.

Полиция бүлеге башлыгы Дамир Гарипов сүзләренчә, республиканың иң яхшы экипажы исемен алу Әлмәт ЮХИДИ бүлеге эшенең яхшы күрсәткечләре турында сөйләвен билгеләп үтте һәм хезмәткәрләргә күчмә вымпелны киләчәктә дә саклап калу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100